закрыть

Постановление Совета улемов ДУМ РФ о закят аль-фитр в 2016 году

Совет улемов Духовного управления мусульман Российской Федерации определил закят аль-фитр в 2016 году в размере:

— для людей малоимущих — 100 р.

— для людей со средним достатком — 300 р.

— для состоятельных людей — от 500 р.

Закятуль-фитр (садакатуль-фитр, фитр садакасы)  милостыня разговения, выплачиваемая от каждого члена семьи до начала праздника Разговения (Ид-аль-фитр, Ураза-байрам). Она является заключительным условием для принятия Творцом соблюденного поста.

Фидия садака:

— минимальный размер за пропущенный день составляет 250 р.

Фидия садака  это милостыня-искупление, состоящая в том, что за каждый пропущенный день обязательного поста надо накормить одного нищего так, чтобы на него израсходовалось средств примерно столько, во сколько обходится в среднем обед (а лучше — среднесуточные затраты на питание).

TelegramRSSКонтактыПисьмо
Опции поиска:

 Полнотекстовый поиск
 Только по ключевым словам
 Слово или фразу целиком
 Каждое слово в отдельности


20 мая 2016 15:44   Республика Татарстан 

Приветствие муфтия шейха Равиля Гайнутдина делегатам VII всероссийского форума татарских религиозных деятелей в Казани

Приветствие Председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации, Председателя Совета муфтиев России муфтия шейха Равиля Гайнутдина в адрес участников VII всероссийского форума татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия», который проходит в Казани:

Мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы! Мөхтәрәм делегатлар, кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!
 
Динебезнең күркәм сәламе − Әссаламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү дип барчагызны ихлас күңелемнән сәламлим. Сүземнең башында сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм һәм аның әһле бәйтенә вә сәхабәләренә сәламнәребез һәм догаларыбыз барып ирешсен, Кыямәт көнендә һәрбарчабызга Пәйгамбәребезнең шәфәгате насыйп булсын дия Аллаһ Раббыбызга ялварам!
 
Җиденче мәртәбә үткәрелә торган олуг җыен −татар имамнары форумы −татар милләтен берләштерүгә, алга җибәрүгә хезмәт итә. Быел җыеныбызның төп вакыйгасы − булачак Болгар ислам академиясенә нигез салу.
 
XXI гасырда милли үзаңлы сәяси лидерларыбыз җитәкчелегендә татар халкының башкаласы Казанда Кол Шәриф мәчете торгызылды. Мәчетнең мәһабәтлеге, зәвыгы башка милли республикаларда төзелгән һәм төзелә торган җәмигъ мәчетләргә өлге-үрнәк булып торды. Бүген дәүләт җитәкчеләре һәм дин әһелләре берлектә Болгар ислам академиясен булдыру эшенә кереште. Бөек һәм мәгърифәтле милләтебезгә тиң зур башлангыч һәм зур максат бу.
 
Әлеге тарихи мизгелнең гасырларда калачак әһәмиятен, тирән мәгънәсен аңлыйк: Россия мөселманнары дөньякүләм дәрәҗәдәге дин галимнәре хәзерләү, тәрбияләү максатын куйдылар һәм бу башлангычны Россия Федерациясе президенты тарафыннан хуплау тапты. Болгар ислам академиясе төзеләчәге, аның кирәклеге һәм әһәмияте турында Владимир Путин үткән елның Гарәфә көнендә Мәскәү Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында игълан итте. 2016 елның апрелендә Болгар ислам академиясенең рәсми теркәлүе турындагы таныклыкны минем беренче урынбасарым Дамир хәзрәт Мөхетдинов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Россия мәгариф һәм фән мнистры Дмитрий Ливанов каршында тапшырды.
 
Болгар ислам академиясен төзү һәм аның фәнни, мәгънәви эчтәлеген лаеклы дәрәҗәгә җиткерү − безне барыбызны да берләштерүче максат, татар халкы тарихындагы яңа бер биеклек. Аллаһ Раббыбыз бу башлангычта Үзе ярдәмен бирсен, рәхмәтен киң кылсын дигән догада калам. Бүгенге мәҗлес әһелләренә, мөхтәрәм делегатлар һәм кунакларга хәерле хезмәтләр, җан һәм тән сәламәтлеге, тәүфикъ-истикамәт телим. Киләчәк Бәраәт кичәсе мөбарәк булсын, Галәмнәр Хуҗасы булган Аллаһ Сүбханәһү вә Тәгалә ялгышлык белән кылган хата-гөнаһларыбызны ярлыкасын, иманлы-ихсанлы тормышлар насыйп итсен. Амин.
 
Вәссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
 
Мөфти шәех Равил Гайнетдин,
 
Россия Федерациясе мөселманнары
 
Диния нәзарәте рәисе,
 
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе

Система Orphus
ИТОГИ

© Духовное управление мусульман Российской Федерации, 2024 г.

При использовании материалов сайта гиперссылка на www.dumrf.ru обязательна

.